Миләүшә Миннәхмәт кызы Хәйруллинаны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Һәр көн саен күрешеп, катлаулы мизгелләрдә ярдәмгә килгән, уңышлы вакытларда янәшәдә булган, үзенең эш-гамәлләре белән чиксез рәхмәтебезне яулаган хөрмәтле дустыбыз Миләүшә Миннәхмәт кызы Хәйруллинаны 50 яшьлек юбилее белән ихлас тәбриклибез.
Бүгенге шат, сәламәт елмаюың сине беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сердәш, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе, гаиләгездә сөекле хатын һәм яраткан әни булып озын-озак яшәвегезне телибез.
Тормышыңның иң ямьле чагы, 50 яшь – ул аз әле! Алда әле күпме шатлык, Күпме бәхет, наз әле! Гомереңнең бу мизгеле – Туктап бер җырлап алу, Үткәннәргә шөкер итеп, Киләчәккә юл салу!
Гаилә дусларың: Бәшировлар, Хамматовлар, Билдановлар.
Нет комментариев