Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Агитбригада юлга чыкты

Кичәгедән район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре район басу-кырларына чыгып, уракта катнашучылар өчен концертлар оештыра башладылар. Агитбригада үзенең юлын "Нурлат сөте"нең Иске Чаллы бүлегеннән башлады.

Яңгыр аркасында эштән бераз бушап торган комбайнчылар, механизаторлар һәм башка һөнәр ияләре өчен концертны хуҗалык ашханәсе янындагы уңайлы скверда ук оештырды артистлар. Наилә Җиһаншина, Олеся Тахтаманова, Илшат Гайсин, Валентина Голубева һәм Альберт Абдрахмановтан торган иҗади төркем кыр батырларына иң җылы номерларын бүләк итте.
- Концерт бик ошый. Эштән беразга булса да ял итәбез, кәефләр дә күтәрелеп китте, - ди бу көннәрдә салам төргәкләү белән мәшгуль булган Владимир Красников.
Ә агитбригада маршрутын башка хуҗалыклар буйлап дәвам итәчәк. Алга таба урак алдынгыларын бүләкләүләр дә күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Агитбригада