Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Бар яктан уңайлы комплекс

Киекле янындагы яңа терлекчелек комплексы тиздән тулы көченә эшли башлаячак.

Үсешнең тиз темпларына исә асылда кеше хезмәтен җиңеләйтүче заманча техника, автоматлаштырылган системалар ярдәм итә - "Южная" агрофирмасы" ОООсында авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң соңгы инновацияләрне кулланалар. Биредә хезмәткәрләрнең көйле эшләве дә зур роль уйный, әлбәттә.
Мондый комплекслар күзлегеннән караганда коллектив әлләни зур түгел, чөнки кешегә ярдәмгә иң заманча технологияләр килә, һәм артык кадрларга ихтыяҗ юк. Мисал өчен, сыерлар автомат рәвештә савыла. Күчмә аппаратлар да бар - алар белән дояркаларның берсе Гөлүсә Хөснетдинова бик җиңел эш итә. Санитар эшкәртү, дезинфекцияләү кебек тиешле процедураларны башкара да, эшкә тотына. Әмма асылда сыерлар "Карусель"дә савыла, ул 50 отсеклы махсус җайланма, алары һәр сыер өчен аерым. Аннан сөтүткәргеч буенча сөт махсус цистернага китә. Ә инде продукцияне сөт ташучы машиналарга суырту шулай ук артык көч түкми генә башкарыла. Тирес түгү дә уйланган: барлык биналар да махсус система даими рәвештә һәм бертуктамый чистартып торырлык итеп конструкцияләнгән. Ниятләнгәнне тормышка ашыру өчен төрле фирмалардан күпме белгечләрнең хезмәт куюы аңлашыла торгандыр.
Эксплуатациягә тапшырылган акыллы техника өзеклексез эшләсен өчен комплекста техник, шулай ук ике оператор - Зөлфия Курамшина белән Рузилә Нуруллина хезмәт куялар. Алар һәрчак аерым кабинетта булсалар да, хезмәткәрләр төп биналарда ни барганлыгын тулысынча күзаллый алалар. Бар нәрсә төгәл эшләсен өчен алар тиешле мәгълүматларны махсус программаларга кертәләр, мәсәлән, билгеле бер малга кирәк кадәр нормада азык бирәләр. Чөнки һәр малның рационын җентекләп күзәтеп торырга кирәк. Ә инде менюны белгечләр төзи - моның һәм күп кенә башка нәрсәләр өчен биредә баш ветеринар табиб Викентий Яманов җавап бирә. Аның эш стажы шактый саллы. Ул Андреевкада дуңгызчылык комплексында да, район ветеринария берләшмәсендә дә эшләгән, ә соңгы берничә елда "АгроИнвест" ИК ЯАҖ составына керүче "Южная" агрофирмасы" ОООсында хезмәт куя. Бирегә исә Биляр Озеро авылындагы сөт комплексы да керә, һәм районыбызның әлеге ике хуҗалыгы тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр, ди В.Яманов.
- Без үрчетә торган сыерлар токымы белән элегрәк районда ул кадәр үк шөгыльләнмиләр иде, - ди ул. - Шуңа да киңәшләшәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. "Голштинка"ларның үзенчәлекләренә килгәндә, безнең өчен гадәти булган сыерларга караганда, "американка"лар эрерәк, әлбәттә инде, аларга азык та күбрәк кирәк. Аның каравы алар продуктиврак та. Сөт саву без элегрәк алганнардан сизелерлек күбрәк, - ди ул.
Чит ил малларына төшкән йөк никадәр генә җаваплы булмасын, үзебезнең сөтлебикәләрдән дә баш тартырга уйламыйлар әле биредә. Аларны комплексның бер өлешенә урнаштырганнар инде. Биредә хәзер зур терлекләр генә түгел, бозаулар да бар. Бераз үсә төшкәннәрен махсус бүленгән урыннарга күчерәләр, ә яңа туганнарын яслеләргә урнаштыралар. Биредә алар өчен бер дигән шартлар тудырылган, һәркайсын аерым карап торалар. Киекледә яшәүче Әлфия Минхәерова биредә бозау караучы булып эшли башлаганчы, күп еллар буе сыер сауган. Һәм әлеге тәҗрибәсе хәзер бик урынлы, ди. Ул һәр бозауга яратып, кайгыртып карый. Ә кеше назын бернинди акыллы механизм да бирә алмый, әлбәттә.
Биредә һәр хезмәткәр үз эшен төгәл белә, барысы да көйле механизм кебек эшләргә тиеш. Прививкаларны вакытында ясарга, анализлар алырга, малларның сәламәтлекләрен тикшереп торырга... Бер генә көн ялкаулану да барлык тырышлыкны юкка чыгара ала. Мондый хәл булмасын өчен, бу комплексны эксплуатациягә әзерләү белән бик нык шөгыльләнгәннәр, биредә булачак һәр нәрсә турында җентекләп уйлашканнар. Мисал өчен, җәен комплекс төзү белән беррәттән базлар әзерләгәннәр - терлекләр тулы канлы туклану белән тәэмин ителсен өчен азык тупланган. Шуңа күрә азык белән проблема юк бүген. Һавада йөреп маллар сәламәтлекләрен ныгытсыннар өчен комплекс территориясендә үзенчәлекле көтүлекләр оештырылган.
Яхшы җирлектә өйрәнүең яхшырак, диләр, менә без язган КДВМА студентлары гына түгел, күпләр нәкъ бу хуҗалыкта тәҗрибә алырга тели икән. Әнә, Нурлат кызы, К.И.Скрябин исемендәге Мәскәү дәүләт ветеринария медицинасы һәм биотехнология академиясенең V курс студенты Светлана Игнатова да ветеринария өлкәсендәге белемен биредә ныгытырга булган. Ул әле киләчәк һөнәрен төгәл ачыкламаган, һәм бу практика моңа булышлык итәр, мөгаен.
- Комплекс тулы көченә эшли башлагач, биредә ике смена булыр дип планлаштырыла, - ди баш зоотехник Рәфис Ганиев. - Без әледән-әле күрсәткечләрне күтәреп торабыз, һәм бүгенге көндә тәүлек саен 7 тонналап сөт тапшырабыз. Безнең продукция югары сортлы, аны без "ВАМИН" ААҖ филиалы - Казан сөт комбинатына илтәбез, - диде ул.
Җибәрелер алдыннан сөт тикшерелә, анысын лаборант Рузалия Нуретдинова башкара. Чимал барлык нормаларга туры килергә тиеш. Шәп сыйфатлы сөт - машиналар һәм кешеләрнең зур хезмәтенең ахыр нәтиҗәсе әнә шуңа юнәлдерелгән.
Кадерле вакытны әрәм итмәс һәм ниндидер мөһим нәрсәне күздән ычкындырмас өчен хезмәткәрләр төшке ашны да биредә ашый. Административ-көнкүреш комплексында көндез дә, кичен да ашау оештырыл-ган. Бу бина да заманча, яңа. Аны янәшәдә генә урнашкан котельня җылыта. Кыскасы, бу зур комплекста кешеләр уңайлы шартларда эшләсеннәр өчен барысы да уйланган, чөнки терлекче эше җиңел түгел, шулай да биредә кыенлыкларны минимальләштерүгә ирешкәннәр.
Хезмәткәрләр комплекста эшләүнең барлык өстенлекләрен сизгәннәр инде. Эшкә рәхәтләнеп киләләр, ашыгалар, чөнки анда яраткан малкайлары көтеп тора. Аларны кайгырту исә көнен дә, төнен дә туктап тормый. Ә хәзер аерата мөһим чор: биредә һәр көнне 12-13әр бозау туа. Ә бит таналарга бик зур юл үтәргә туры килгән. Шулай да нәсел таза - токым нык, димәк, безнең кырыс шартларга да күнеп, үзебезнекеләргә әверелерләр алар. Ә монысын инде вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Южная агрофирмасы