Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Баш санын арттырырга

Узган атнада "Нурлат сөте" ОООсының Иске Чаллы бүлекчәсендә терлекчелек буенча чираттагы район семинар-киңәшмәсе үтте.

Семинарда катнашучылар терлекчелектә мөһим юнәлеш саналучы терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру хакында сөйләштеләр. Бүлекчәнең терлекчелек фермаларында булып, биредә терлекләрне кышлату шартлары белән танышу исә әлеге бурычның ирешә алмаслык түгеллеген раслады. Чөнки биредә мөгезле эре терлек санын саклап кала алганнар. Бүгенге көндә биредә 1400 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 500е - савым сыерлар. Аларның 400е исә Урта Чаллыда күптән түгел эшли башлаган ике яңа фермада асрала. Биредәге заманча җайланмалар катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Хуҗалыкта терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән, көтүне саклауга җитди игътибар бирәләр һәм алга таба да бу юнәлештә эшләрне дәвам иттерергә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар Терлекчелек баш саны