Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Бәрәңгегә “юеш черек” авыруы яный

    "Бакчаларда быел бәрәңге гомер булмаганны ишелеп уңды", - дип сөенгән нурлатлыларның кайберләре бу көннәрдә борчуга төште - алган бәрәңгеләр чери башлаган, ди.

    - Якушкино, Гәйтән авылларыннан бәрәңге чери дип мөрәҗәгать итүчеләр булды, - ди Россельхознадзорның Нурлат идарәсе дәүләт инспекторы Николай Ларионов. - Бәрәңгеләр тышкы яктан исән кебек, әмма бармак белән баскач, йомшак икәне сизелә, эчке ягы исә көрән төстә. Авыру бәрәңге үрнәкләрен Казандагы "Татар төбәкара ветеринария лабораториясе" ФГБУсына җибәреп тикшерттек һәм аннан "юеш черек" авыруы дигән җавап алдык. Кызганычка каршы, районның башка авылларында да бар мондый бәрәңгеләр.
    "Юеш черек" (икенче төрле атамасы "сулы черек") бәрәңге эссе һавада үскәндә, уңышны җыеп алганнан соң барлыкка килә икән. Күрәсең, быел бакчаларда бу авыруның таралуына җәйге эссе көннәр җирлек биргән. Авыру бәрәңге төссезләнә һәм йомшара, ә эчке ягы көрән төскә керә.
    - Авыруның таралуына юл куймас өчен бәрәңгене базларга салганчы яхшылап карап, тикшереп чыгарга, черек бәрәңгеләрне аерырга кирәк. Чөнки авыру бәрәңгеләр бар уңышны юк итәргә мөмкин. Әгәр базларга салырга өлгергәнсез икән, әле соң түгел, бар уңышны яхшылап карагыз, кирәк икән, чыгарып яңадан чүпләгез, - дип кисәтә дәүләт инспекторы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: