Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Быелдан районда Америка сыерлары үрчетелә башлады

"Южная агрофирмасы" ОООсына - 753 һәм "Сөләйманов Ә.И." КФХсының Биляр Озеродагы терлекчелек комплексына 365 баш Голштин токымлы сөтлебикәләр кайтарылды.

Океан артыннан сузылган биниһая озын юлны "голштинкалар" яхшы кичергәннәр: унбиш тәүлек корабта йөзгәннән соң, әле тагын Новороссийскидан 2000 км.дан артык машинада "сәяхәт" итәргә туры килгән американ сыерларга. "Бик әйбәт кайтып җиттеләр. Безнең районга кара-чуар "голштинкалар" кайтарылды, хәер, мондый токымлы сөтлебикәләр асылда шундый төстә була да. Яңа урында дүрт сыерыбыз бозаулады да инде", - дип сөйли "Южная агрофирмасы"ның баш зоотехнигы Рәфис Ганиев. Биредә чит ил сыерларын "Карусель" дип аталучы яңа савым залында савачаклар. Мондый зал Татарстанда бердәнбер икән әле.
Биляр Озеродагы сыерларның бүгенге көнгә унөчесе бозаулаган. Монда февраль азакларында тагы 900 "голштинка" һәм шул ук Америкадан нәсел үгезләре көтәләр. Комплекс директоры Рәмис Нуретдинов яңа сыерларны "DeLaval" фирмасы җайланмалары белән савачакбыз, ди. "Бу сыерлар бәйләүсез асрала һәм җәен дә көтүгә куылмыйлар, чөнки алар тәүлек әйләнәсендә өч тапкыр савылачак", - ди яңа сыерларның сөт юнәлешендә булуларына ишарәләп. Баксаң, Голштин сыерлары тәүлегенә кырык литрлап сөт бирергә сәләтле икән. Бу сыерлар хәтта буазлык чорында да сөтне ташлатмыйлар, ди.
Гомумән, "голштинка"лар сөтле токымлы сыерлар арасында иң эреләрдән һәм иң продуктлылылардан саналалар. Мисал өчен, беренче бозаулаган сыерларның тере авырлыгы - 659, өлкәнрәк сыерларныкы 750 килограммга кадәр җитә. Мондый токымлы үгезләр исә кимендә 1200 кг. була. Сөт бирү буенча да барлык дөнья рекордлары нәкъ әнә шул сыерларга туры килә. Голштинкаларны әле 1861 елда ук үрчетә башлаганнар, ә менә безнең ил территориясенә бу сөтлебикәләр 1950нче елларда гына килеп җиткән. Моңа кадәр Россиядә "голштинкалар" Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында үрчетелгән. Менә быелдан инде океан артының мул сөтле сыерлары Нурлатка да килеп җитте. Һәм белгечләр "голштинка"лар безнең якларга тиз арада күнеп, үзләренә багланган өметләрне акларлар дип ышаналар. Хәер, бу нәселле сыерларның төп туган яклары да Европа, төгәлрәге, Голландия санала үзе, ә менә мул сөт юнәлешендәге маллар булып Америкада җитешкәннәр алар. Сөтлебикәләр туклану ягыннан да талымлы түгелләр. "Бездә ни бар, шуны ашыйлар. Тик менә күчеш чорында гына азыкны Американың үзеннән килгән белгечләр рационы буенча бирәбез", - дип аңлата Рәфис Ганиев. Хәер, Американың фермер-белгечләре бу эшкә һич тә "саттым да җибәрдем" каланчасыннан чыгып карамаганнар: Кушма Штатларның үзеннән берничә белгеч яңа сыерларны урынына кадәр китереп җиткергәннәр, безнең белгечләргә, терлекчеләргә тиешле киңәшләрен биргәннәр, "голштинка"ларның яңа климатка, шартларга күнегү ягыннан үзенчәлекле якларын да искәрткәннәр. Әлегә исә сыерлар асралучы фермаларда бер айлык карантин да әнә шул адаптация чорын узуга бәйле рәвештә игълан ителгән. Хәер, унбиш тәүлек океанда "йөзгән" маллар монысына гына түзәрләр анысы, аннан инде "голштинка"ларның үрчү, сөт бирү язмышы тулысы белән үзебезнең белгечләр һәм терлекчеләр кулында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КФХ “голштинка”