Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Чәе дә була, җыры да

    Районның хезмәт коллективларында, авыл җирлекләрендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чаралар дәвам итә. Бүген Биккол авылы Мәдәният йортында 120дән артык кешене чакырып зур бәйрәм оештыралар.

    Чәй табыны, концерт, конкурслар, бүләкләр-бәйрәм программасы әнә шулай күп күңел ачу чараларын эченә алган.
    -Өлкәннәребез үзара аралашып кына калмасыннар, сәләтләрен күрсәтсеннәр, конкурсларда катнашсыннар, безнең кайгырту һәм хөрмәтебезне тоеп китсеннәр дип тырыштык,-ди авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: