Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Чулпанлылар кышны озаттылар

    Моңа кадәр спорт чаралары - милли көрәш, волейбол турлары үткәрү белән дан тоткан чулпанлылар кышны озату - Май чабу бәйрәмен дә гөрләтеп үткәрделәр.

    Авыл мәдәният йорты һәм мәктәп коллективы белән бергәләшеп оештырылган чарага авылның яше - карты җыелды. Авыл үзешчәннәре оештырган концерт программасы, атта йөрүләр, чана шуулар, әйлән - бәйлән, карачкы яндыру белән үрелеп барган чарада төрле милләт халкы теләп катнашты. Авылдашлары Нияз Галиәкбаров әзерләгән пылаудан һәм Дания апа Усманова пешергән коймаклардан авыз итеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Хәзер чулпанлылар Нәүрүз бәйрәменә әзерләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: