Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Фомада өйләр төзелә, балалар туа

Быел Фәрит һәм Рузилә Садретдиновлар гаиләсе яңа өйләрен өлгертеп чыккан.

Икесе дә мәктәптә эшләүче Фәрит белән Рузилә йортларын үз көчләре белән төзегәннәр икән. Тагын бер гаилә - Роберт һәм Рамилә Абдрахмановлар да яңа өй салу мәшәкатьләре белән яши бу көннәрдә. Яшь гаиләгә йорт төзергә ана капиталы ярдәмгә килгән икән.
Фомада узган елда бер генә бала да дөньяга килмәде дип көенсәләр, быел алга китеш бар - 2 бала туган. Флера һәм Рәмис Ситдыйковлар, Әлфис һәм Сәрия Абдрахмановлар гаиләләрендә бәби чәйләре үткәргәннәр быел. Алга таба да перспектива юк түгел, чөнки быел туйлар аеруча күп булган. Үткән атнада гына 3 йортта туй үткәргәннәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X