Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Гаилә фермалары ишәя

Республикада авыл кешесенең эшлекле активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәләре үткәрелде. Безнең авыл җирлекләре башлыклары шундый киңәшмәләрнең күрше Алексеевский районында үткәнендә катнаштылар.

Әлеге уңайдан без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә шушы мәсьәләләрне координацияләү белән шөгыльләнүче консультант Миләүшә Фәтхетдиновадан сораштык.
- Семинар-киңәшмәдә төп сүз авылларда шәхси крестьян хуҗалыкларының товар җитештерүчәнлеген арттыру, бу максатларга ташламалы шартларда бирелә торган кредитларны файдалану, җитештерелгән продукцияне урнаштыру һәм эшкәртүне оештыру, гаилә фермалары ачу һәм башка мәсьәләләр хакында барды. Мондый семинар-киңәшмәләргә былтыр шушы вакытта старт бирелеп, аларның берсе бездә дә булган иде бит. Ул чакта семинарда катнашучылар нигездә Киекледә Шәрәфетдиновларның гаилә сыер фермасы белән танышкан булсалар, быел гаилә фермасы буларак эш җәелдергән крестьян-фермер хуҗалыкларының гамәлдәгеләре генә дә дистәгә якын инде, андый фермаларны төзеп бетереп килүчеләр дә шулкадәр үк. Шул ук Киекледә Галиевларның сыер фермасы, Кормышта Ильяс Тямаевның, Кизләүдә Фәнил Гобәйдуллинның, Чуваш Мәнҗесендә Ришат Сатдаровның сарык фермалары, Үрнәктә Равил Мостафинның, Ключида Миләүшә Сафинаның, Колбай Морасада Закир Мостафаевның һәм башкаларның катнаш фермалары гамәлдә. Аларда бүген 145 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 40 баш сыер, 120 баш дуңгыз, 200дән артык сарык малы бар. Шунысы кыйммәт, әлеге фермалар реаль продукция, ягъни керем дә бирәләр инде. Ә соңгысы ул хуҗаларның гаилә янчыкларын тулыландыру ягыннан да, алынган кредитларын каплау өчен дә мөһим. Шәрәфетдиновларның гаилә фермасы быелның тугыз аенда гына мең центнердан күбрәк сөт җитештереп сатты инде. Равил Мостафин бу вакыт эчендә йөз центнердан күбрәк ит реализацияләгән. Колбай Морасадан Закир Мостафаев та 40 центнердан күбрәк ит саткан. Әлеге һәм башка гаилә фермаларында җитештерелгән итнең, ягъни маллардан алынган тулай артымның да зур булуын исәпкә алсак, фермаларның резервлары әйбәт булуын чамаларга мөмкин. Фомада Минтаһир Шаһиәхмәтов, Бикколда Айрат Хәлиуллин, Красномайскида Кирилловлар, Кизләүдә Хәлил Зәйнуллин, Якты Күлдә Хәлил Сатдаров гаилә фермаларын, Иглайда Гайнуллиннар һәм башкаларның алты фермасын быел эшләтә башлау планлаштырыла. Шушы көннәрдә генә сыер асраячак тугыз һәм сарык асраучы бер фермага республика хөкүмәтеннән акчалата ярдәм ясалды. Гаилә фермасы төзергә тотынган хуҗалыклар тагын бар әле, КФХ, фермер хуҗалыгы, шәхси ярдәмче хуҗалык статусында уңышлы гына эшләүчеләр дә шактый.
- Соңгыларына килгәндә, семинар-киңәшмәдә безнең район нәкъ менә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә кредит алуны арттыручы буларак та телгә алынган.
- Әйе, шушы максатларга бирелә торган ташламалы кредит алуны соңгы ике елда иң күпкә арттырган районнар арасында икенче урында без. Чыннан да, 2009 елда барлыгы 205 шундый кредит алынган булса, быел алынган барлык кредитларның саны 560тан артып китте инде. Әлеге максатларга ташламалы кредит бирелә башлаганнан бирле барлыгы 325 миллион сумлык 1640 кредит алынган. Шуның уннан бере тирәсе кадәр сумма банк процентларын каплау рәвешендә субсидия булып кире кайткан. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга ярыйсы гына файда бу.
- Авылда шәхси хуҗалыкның төп билгеләреннән берсе - сыер асрау. Былтыргы корылык ул яктан сыерларның иткә җибәрелүенә китермәдеме?
- Андый капылт гамәлләр булмады, һәм моңа хөкүмәтнең сыерлы хуҗалыкларга ике мәртәбә - акчалата һәм ашлыклата ярдәм күрсәтүе, күпчелек инвесторларның да халыкның хәленә керүләре ярдәм итте. Шуңа була хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләр саны узган елгыдан 570кә, шул исәптән сыерлар 190 башка артты да әле. Мөгезле эрек терлекне иң күпкә арттырганнары Яңа Иглай (190 башка), Елаур (111), Андреевка (94), Егоркино (82) һәм Әхмәт (74) авыл җирлекләре булды. Сыерлар Колбай Мораса, Киекле, Әмзә, Иглай, Фома, Биккол һәм Бикүле җирлекләрендә сизелерлек артты, тик кайсыларында нәкъ менә гаилә фермаларының өлеше булуын да әйтергә кирәк. Нәтиҗәдә һәр йөз хуҗалыкка туры килә торган сыер саны буенча элеккечә үк Биккол иң алда (102 сыер), Иглайда бу күрсәткеч 96, Колбай Морасада 90, Әмзәдә 80, Фома, Әлмәттә, Кычытканлыда, Заречныйда һәм Бикүледә 74-60 баш. Шул ук вакытта Төрнәс, Мамык, Егоркино, Сәләнгеш, Андреевка, Киекле, Чулпан, Богдашкино авыл җирлекләрендә өч хуҗалыкка берәр сыер да туры килми. Һәм моның сәбәпләрен бергәләп эзләү кирәктер.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев