Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Киекледә гражданнар җыены узды

Җыен ачыктан-ачык сөйләшү формасында үтте.

Авыл җирлеге Советының узган елгы эшләренә хисап белән таныштырган җирлек башлыгы Фәридә Вафина иң мөһим эшләрнең берсе-"Чиста су" программасы дип атады. Әлегә Киекле һәм Кизләү авылларында ике урамга гына трасса сузылса да, бу эш быел да дәвам итәчәк. Аннан әлеге авылларда фермерлык белән шөгыльләнергә теләүче яшьләр булуы да матур күренеш буларак китерелде җыенда. Авыл җирлегендә депутатлары белән аңлашып, ярдәмләшеп эшләүнең уңай яклары да билгеләп үтелде. Әнә, заманында әлеге хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Рамил Шарапов әле дә бу җирлек авылларына ярдәм итеп яши икән. Ул узган җәй Кизләү авылында гидрант төзеткән.
"Южная агрофирмасы" башкарма директоры Ә.Гарифуллин һәм инвестор Ә.Сөләйманов хуҗалыкта башкарылган эшләр белән таныштырдылар. Яңа гына төзелгән комплекс әлеге җирлектә 74 кешегә эш урыны бирәчәк.
- Алга таба да халык белән үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләргә кирәк. Сорауларыгыз, мөрәҗәгатьләрегез булса килегез. Без беркемне дә кире борганыбыз юк,- диде инвестор.
Чарада катнашкан район башлыгы Наил Шарапов халыкны район хәлләре белән таныштырып үтте. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать, социаль-көнкүреш тармакларына тукталды. Һәм шунда ук планнар белән уртаклашты.
-2012-2015 елларда узачак мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына сезнең мәктәп тә кертелгән, - дип сөенечле хәбәр дә җиткерде.
Җыенда катнашкан наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль службаның ТР идарәсе начальнигы урынбасары Сергей Забегин наркомания темасын күтәрмичә булмый, диде. Дөрес, районда хәл әлегә тотрыклы икән. Республиканың башка районнары белән чагыштырганда әлеге чир белән авыручылар бездә 13 тапкырга азрак.
- Сездә 5 мең кешегә 1 наркоман туры килә, - диде С.Забегин үз чыгышында.
Җыенда катнашучылар халык үзләрен борчыган сорауларга төпле җаваплар ишеттеләр. Урам юлларын чистарту, терлек азыгы әзерләү кебек сорауларга буш вәгъдәләр бирелмәве әлеге очрашуның дәрәҗәсен тагын да күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киекле Ќыен