Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Маллар җәйләүләргә күченде

    Район хуҗалыклары җәйләү чорына ничек керешкән? Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Светлана Артамонова һәм Тәлгать Мөхәммәтшин белән берлектә берничә хуҗалыкка чыгып, хәлгә урында күзәтү ясадык.

    Каравыл Тавы
    "АгроРазвитие" ОООсының Каравыл Тавы җәйге лагере зур юлдан уч төбендәгедәй күренеп тора: төзек коймалар, ап-ак итеп агартылган бина. Районда җәйге лагерьны иң беренчеләрдән булып алар әзерләп бетергәннәр икән быел, терлек-туарны 30 апрель көнне үк күчергәннәр.
    Безне ферма мөдире Олег Андриянов каршы алды. Чын хуҗа икәнлеге күренеп тора, шунда ук лагерь белән таныштырырга да кереште.
    - Сыерлар көтүдә әле. Иртәнге савым тәмамлану белән көтүчеләр Василий Кувшинов, Николай Алексеев һәм Иван Антипов малларны көтүлекккә алып чыгып китәләр, - ди ул. - Шуннан кичке савымга гына кайта терлекләр. Төнге көтүне дә оештырдык, маллар караңгы төшкәнче кырда булалар. Хәзер яшел үләннең сөт өчен иң файдалы чагы бит.
    Җәйге лагерьга күченү җиңел эш түгел - әнә, биредә дә утарларны чистартканнар, коймаларын рәтләгәннәр, насосларын җайлап сөт блогына һәм терлекләр алдына су китерүне кайгыртканнар. Хәзер биредә аппаратларны юар өчен кайнар суы агып тора (утын ягып җылытыла торган мичләре бар), сөт блогында да бар да тәртиптә, сыер савучылар өчен ял итү бүлмәсе дә җиһазландырылган, яшь бозаулар блогы да янәшәдә генә. Көтүне яңарту технологы бүлмәсе аеруча игътибарга лаек - тәҗрибәле технолог Ольга Имукова биредән кышкыга китеп тә тормаган диярсең, бар да үз урынында.
    Ул да түгел, иртән савылган сөтне алып китәргә дип машина да килеп җитте. Сөтне Самара өлкәсеннән килеп алалар икән. 1 литры 15 сум әлегә, узган елгыдан 2 сумнар тирәсе кыйммәтрәк бу. Бүгенге көндә хуҗалыкта бер сыерга уртача 10 литрга якын сөт савалар. Әмма ферма мөдире әйтүенчә, бу чик түгел - гадәттә күченеп бер-ике атна үткәннән соң сөтләр арта башлый. Ә менә майлылык әйбәт - 3.8, аксым да нормада, сөт нигездә I сортлы булып бара. Ә бу "АгроРазвитие"леләр алга таба да җитештерелгән сыйфатлы сөт күләменнән чыгып бирелә торган дәүләт субсидиясенә өмет тота алалар дигән сүз.
    Мамык
    Чираттагы тукталыш - "Нурлат сөте" ОООсының Мамык бүлекчәсендә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, җәйләүгә күчүне сузучылардан икән бу бүлекчә. Дөрес, алдагы көнне генә яшь таналарны күчерү җаен тапканнар үзе. Калган терлекләр исә җәй буена фермада булачак икән. Шуңа да фермага юл тоттык. Без килгәндә, бүлекчәнең 200ләп савым сыеры көтүгә чыгарылган иде. Иртәнге савымнан кичкесенә кадәр көтүдә булалар икән сөтлебикәләр, ә аннан соң янә фермага кайтачаклар. Аның каравы, башка терлекләр ферма янәшәсендәге утарда иде. Күренеш сөендерелек түгел: утарда терлекләрнең тез тигентен диярлек тирес, алларында су түгел, хәтта салам әсәре дә күренми, минераль өстәмәләр турында сөйләп торасы да юк инде. Көтүчеләрнең берсе Светлана Морозова менә берничә ел инде куркымыйча ир-атлар эшенә алына икән.
    - Хәзер төшкегә дип кайтардык. Иртән 7дә көтүлеккә алып чыгабыз, 10 га кадәр йөриләр. Ә аннан көндезге 1дән кичке 5ләргә кадәр йөртеп кертәбез, - ди көтүче.
    Биредә тагы гаҗәпләндергәне - утарда төрле авырлыктагы терлекләрнең барысы бергә асралуы булды.
    - Монда 120 кг.нан 280 кг.га кадәр 205 баш терлек бергә асрала. Ә терлекләр үз авырлыклары буенча төркемнәргә бүленеп асралырга тиеш. Болай әлләни артым алу турында хыялланырга юк, - дип белгеч буларак фикерен җиткерә Тәлгать Мөхәммәтшин.
    Нишләп терлекләргә шундый мөнәсәбәт соң? Бүлекчә управляющие Валерий Рыжков әйтүенчә, барлык терлекләрне сыйдырырлык лагерьлары юк икән шул. Ә терлекләрне фермада асрауның үз кимчелекләре - җәе буена тирес түгәсе, аннан фермаларга ремонт ясау да зур проблемага әверелә.
    Хуҗалыкның тагы бер бүлекчәсе - Якты Күлдә дә җәйге лагерь белән проблема туган быел. Баксаң, лагерь урнашкан җирләрне җирле фермерга бүлеп биргәннәр дә, хәзер анда терлекләрен күчерә алмый азапланалар икән якты күллеләр. Әмма савым сыерларны җәй буена фермада яткыру ягында түгел җитәкчелек, алга таба яңа лагерь төзү варианты карала икән. Хуҗалыкның Урта һәм Иске Чаллы фермалары да әлегә кадәр җәйләүгә күченмәгән. Сәбәбе - җәйләү юлындагы елга аша буа юклыгында. Буа ясалып бетү белән, терлекләр дә күченәчәк, ди. Җәйләүгә чыкканчы, җәй үтеп китмәсә тагы... Ә менә "Югары Нурлат" бүлекчәсе - алдынгылар арасында. Биредә терлекләр май башыннан бирле җәйләүдә рәхәтләнә инде.
    Бүгенге көндә районда бер сыерга уртача 10, 9 кг сөт савыла. Җәйләү чоры өчен әлләни мактанырлык түгел бу, әлбәттә. Күптән түгел булып узган район семинарында район башлыгы Наил Шарапов:
    - Терлекчелектә кеше факторы зур роль уйный. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләреннән тиешле игътибар булмаганда, җәен дә мул сөт күрмәячәкбез, - дип бурычларны конкрет куйды. Димәк, сорау да шулай ук кырыс булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: