Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлат районында алдынгы комбайнчылар исемлеген Роберт Абдрахманов җитәкли

"Сөләйманов Ә.И" КФХсы комбайнчысы урак башыннан бирле "Класс-Тукано" комбайнында 528 гектардан 1085 тонна иген урдырырга өлгергән. Шул ук хуҗалыктан Владимир Никитин экипажы аңардан азга гына калыша, "Нью-Холланд"та 518 гектардан 1064 тонна иген җыеп алган. Алдынгылар исемлегенең өченче баскычында шул ук хуҗалыктан Виталий Богданов тора.

"Акрос" комбайннары арасында исә "Южная" АФ комбайнчысы Николай Казаковның хезмәт җитештерүчәнлеге югары. Ул 708 гектардан 378 тонна иген җыярга өлгергән. "Дон-1500" комбайннары арасында исә "Южная" АФннан Руслан Заһретдинов алда бара. Алдынгылар исемлегендә шул ук хуҗалыктан Алексей Егорчатов, Владимир Антипов, Әсхәт Сафин, Александр Иванов, Ренат Хәмәтшин, "Нурлат сөте"ннән Александр Шувалов, Александр Хоркунов һәм Ренат Хәмидуллин да бар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алдынгы комбайнчысы

2
X