Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат районының “Южная” агрофирмасында район семинары үтте

    Кичә, 26 февральдә, "Южная" агрофирмасы" ОООсы базасында үткән район авыл хуҗалыгы семинары бер вакытта ике - язгы чәчүгә әзерлек һәм терлекчелектә көтүне яңарту темаларына багышланды.

    Район башлыгы Равил Кузюров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, барлык хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында үткән семинарның беренче өлеше агрофирманың машина-трактор паркында үтте. "Южная" ОООсында быел чәчүгә 40 трактор, 3 чәчү комплексы һәм башка техника чыгарга тиеш. Техниканың үзебездә җитештерелгәнен хуҗалыкның үз эшчеләре ремонтласа, чит ил техникасына сервис компаниясе хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә хуҗалыкта техниканы әзерләү тулы куәтенә бара, семинарда катнашучылар аның барышы белән якыннан таныштылар. Биредә үк район буенча язгы чәчүгә әзерлекнең торышы каралды, орлыклар белән эш яхшы торса да, ашламалар белән авыррак әле - хуҗалыкларда нигездә узган сезоннан калган ашламалар гына бар. Район башлыгы Равил Кузюров ашлама әзерләүгә зуррак игътибар бирергә чакырды.
    Семинарның икенче өлеше "Южная" агрофирмасының Кизләү бүлекчәсе фермаларында дәвам итте. Бүгенге көндә биредә хуҗалыкның 870 баш мөгезле эре терлеге исәпләнә, монда нигездә ташлаткан сыерлар һәм симертүгә куелган терлекләр асрала. Семинарда катнашучылар бүлекчәнең салкын ысул белән бозаулату бүлеген кызыксынып карадылар, хуҗалык белгечләре яшь үрчемне саклап калу буенча серләре белән уртаклаштылар. Бүгенге көндә хуҗалыкта бер сыердан 14 литрга якын сөт савыла. "Сөттән көн саен 1 млн. 300 мең сум керем алабыз. Соңгы елларда сөткә мондый бәя булганын хәтерләмим. Сыерлар асрау файдалыга әверелә бара", - диде семинар эшендә катнашкан хуҗалык инвесторы Әхтәм Сөләйманов һәм башкаларга да сөткә зуррак игътибар бирергә киңәш итте. Район башлыгы Равил Кузюров та терлекчелектә һәм язгы чәчүгә әзерлектә "Южная" хуҗалыгы үрнәгендә - тиешле таләпләрне истә тотып һәм нәтиҗәле эшләргә чакырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: