Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлат районында яңа социаль ипотека йорты яшәүчеләрне кабул итәргә әзер

​​​​​​​ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан Нурлат муниципаль районының Урта Камышлы авылында төзелгән 27 фатирлы йорт тапшыруга рөхсәт алды.

Александр Волков урамының 1А йорты (5нче төзелеш позициясе) адресы буенча салынган яңа йортта социаль ипотека программасында катнашучылар – “Татнефть” компаниясе төркеме хезмәткәрләре яшәячәк.

Өч подъездлы йорт 3 торак каттан тора, фатирларның (18 ике бүлмәле һәм 9 өч бүлмәле) гомуми мәйданы 1,8 мең кв.м тәшкил итә. Барлык фатирлар да яшәү өчен әзер, ике контурлы газ казаннары, сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр энергиясе исәпләгечләре һәм автомат газ анализаторлары белән җиһазланган. “Хәзерге вакытта безнең инвестицияләр хисабына Нурлат районында индивидуаль җылытыла торган тагын ике йорт төзелә. Аларда барлыгы 54 фатир булачак. Ике объект та Урта Камышлы авылында урнашкан. Аларны 2021 ел ахырына кадәр эксплуатациягә тапшыру планлаштырыла”, – дип сөйләде Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов.

Реклама

Шунысын да әйтик, 2021 елда ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы Татарстан шәһәрләре һәм районнарында 5159 фатирга исәпләнгән һәм гомуми мәйданы 280 мең кв.м булган 161 йорт төзүне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X