Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Рәхмәт яусын, су килде!

Шул көннәрдә редакциягә Кизләү авылыннан Роза Галимова шалтыратты.

"Шатлыгым белән уртаклашасым килде: әле генә безнең Огородная урамына су бирделәр. Бик интегә идек. Кызганыч, әти-әнием генә бу шатлыкны күрә алмыйча үлделәр. Безне сулы итүчеләргә тамчысы санынча рәхмәт!" - диде дулкынланган ханым.
Киекле авыл җирлеге башлыгы Фәридә Вафина әйтүенчә, әлеге эш "Чиста су" республика программасы нигезендә башкарылган икән. Аның проектын җирле үзидарә ясаткан, су линияләрен "ИК ТКХ" ОООсы сузган. Хәзер Кизләү авылының барлык урамнарында да су линиясе бар икән.Рәхәтен күрергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Чиста су" программасы Кизлђњ авылы ИК ТКХ