Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Шәҗәрә бәйрәме нәселне бергә җыйды

Кичә, 20 сентябрьдә Бикүле авылының иске зиратында җирләнгән Шаһиморат мулла каберенә яңа таш кую һәм кабер тирәсен төзекләндерү чарасы мәрхүмнең зур нәсел дәвамчылары өчен олы шәҗәрә бәйрәменә әверелде.

Бәйрәм бер гөлнең ике ботагы, бер кошның ике канаты сыман таралып, озак еллар бер-берләреннән хәбәрдар булмый Татарстанда яшәгән танылган Моратовлар һәм Төркиядә төпләнеп гомер кичергән тарихчы, олы галим Әгъдәс Нигъмәт Курат нәселләрен бергә җыйды.
Бикүле зиратында табылган таш эзеннән ТР Фәннәр Академиясенең Шиһап Мәрҗани исемендәге тарих институты үткәргән эзләнүләр нәтиҗәсендә ачыкланган туганлык җепләре һәр ике якта да бер-берләре беләр якыннан аралашу, нәсел бәйләнешләрен ныгыту теләге уяткан. Тәүге очрашу узган ел булса, быел алар игелекле- кабер ташын яңартуга бәйле шәҗәрә бәйрәмендә күрешергә сөйләшкәннәр. Чара тулаем Бикүле авыл халкы өчен дә зур һәм тәрбияви вакыйга булды.Ул зират өстендә таш кую, Коръән аятьләре укып дога кылу белән башланып, нәзер корбаны аш мәҗлесендә дәвам итте, авыл мәчетендә тәмамланды. Табын артына җыелган 100дән артык авыл өлкәннәре догалы сый-нигъмәттән авыз итеп рәхмәт укысалар, килә алмаучы картларның өлеше өйләренә таратылды, мәчеткә садакалар тапшырылды. Мәҗлес үзе нурлы, мәгънәле аралашу чарасына әверелде.
-Әгәр без үз шәҗәрәбезне белмибез икән, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз безне хәтерләмәячәк. Буыннар чылбыры нык булсын өчен, хәтерле булырга, тамырларыбызны белергә кирәк,-диде бу эшләрнең башында торучы Равил Фатих улы Моратов, бу сүзне Төркиядән кайткан кунаклар-олы галим Әгъдәс Нигъмәт Куратның оныклары Идел ханым һәм Каан да куәтләделәр. Ә Бикүле авыл җирлеге башлыгы Рияз Садыйков тәкъдиме шунда ук хуплау да тапты: быелдан Бикүле мәктәбендә "Үз шәҗәрәңне төзе" дигән конкурс игълан ителәчәк, аның иң уңышлылары республика бәйгесенә дә юлланачак.
Шәҗәрә бәйрәме әнә шундый дәвамлы матур эшкә нигез дә салды әле. Ә авыл халкының кунакчыллыгыннан канәгать булган кунаклар Биләргә, аннан Болгарга юл тоттылар. Үз тамырларын, татар халкы тарихын тирәнтен белергә теләүче милләттәшләребез өчен иң мәгълүматлы юл шунда ята ләбаса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бикүле Шәҗәрә бәйрәме