Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Техниканы - кышкы саклауга

Районның басу-кырларында төп кыр эшләре тәмамланды, әмма тынычланырга иртәрәк әле. Чөнки кыр эшләреннән бушаган техниканы кышкыга саклауга кую бүгенге көндә төп бурыч булып тора.

Авыл хуҗалыгы техникасы һәм төрле инвентарьлар икенче елны да ышанычлы итеп эшләсен дисәң, аны сыйфатлы итеп кышкыга саклауга кую кирәклеген һәр механизатор яхшы аңлый. Шуңа да бүгенге көндә бу эшкә зур игътибар бирелүе аңлашыла.
- Бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланды, көзге чәчү дә соңгы гектарларда бара. Шуңа да урып-җыюдан, чәчүдән, печән чабудан бушаган техниканы бүгеннән үк дөрес итеп, ГОСТ таләпләре буенча саклауга куя башлауны бурыч итәбез. Ә аның төп кагыйдәләре хуҗалыкларда һәр инженерга, һәр механизаторга яхшы мәгълүм. Беренчедән, техника сакланасы урыннарны чүп үләннәреннән арындырып, тәртипкә китерергә кирәк. Саклауга куелырга тиешле техника яхшы итеп юылырга, чүпләреннән арындырылырга, резиналары агартылырга, һәм, әлбәттә инде, аслыкларга куелырга тиеш. Саклауга куяр алдыннан техниканың чылбырларын майлап, пычакларын махсус савытларга салып, каешларын барлап складларга саклауга тапшырырга кирәк. Кыйммәтле чит ил машиналарын өсләре ябык биналарга урнаштыру мәслихәт. Чөнки андый авыл хуҗалыгы техникасы бик кыйммәт, дөрес итеп сакламау аның хезмәт итү срогын кыскартырга мөмкин, - ди бу уңайдан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге консультанты Вәгыйзь Сатдаров.
Техникага сакчыл караучы хуҗалар исә бу уңайдан эшне башлап та җибәргәннәр инде. Мәсәлән, "Сөләйманов Ә.И." хуҗалыгының Чулпан, Фома, "Южная" агрофирмасының Богдашкино бүлекчәләрендә бу эшкә ел да җитди карыйлар.
Соңгы елларда хуҗалыкларда техника паркы яңара тора. Менә быел гына да районда 12 трактор, 5 комбайн, 2шәр азык җыю техникасы һәм чәчү комплексы, пресс-җыйгычлар, азык тараткычлар һ.б.лар кайтарылган. Бу эшкә "Сөләйманов Ә.И." хуҗалыгында, "Южная" агрофирмасында, "Нурлат сөте", "АгроРазвитие", "ИРС" ОООларында җитди игътибар бирәләр. "Ахунова", "Замальдинов" КФХларында да быел техника паркы яңарды. Әмма яңа техника бары тик яхшы мөнәсәбәт, дөрес якын килү булганда гына яхшы хезмәт итәчәк бит.
Ә техниканың кышкы саклауга куелышының барышына багышланган беренче семинар-киңәшмәне сентябрь урталарында үткәрергә җыеналар. Беренче нәтиҗәләр исә республика күләмендә үткәреләчәк районара тикшерүләр барышында ясалачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "АгроРазвитие" ОООсы "Ахунова" ГОСТ "ИРС"

2
X