Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Унбиш ел клубсыз яшәгән Якушкинода мәдәният йорты төзелә

"Авыл клубы" республика программасы кысаларында Якушкино авылында төзелеп килүче мәдәният учагын ачу август азагына планлаштырылган

Узган елда старт алган әлеге программа кысаларында Чулпан авылында күпфункцияле үзәк ачылды инде. Өч елга исәпләнгән программа буенча районда тагын бер мәдәният учагын Якты Күл авылында төзү планлаштырыла. Хөкүмәт йортында видеорежимда узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин спорт залы һәм мәктәбе булган авылларда 100-200әр урынга исәпләнгән зур булмаган клублар салыначак, дигән иде. Ә спорт үзәге булмаган урыннарда клуб һәм спортзалны үз эченә алган универсаль үзәкләр төзеләчәк.
Якушкинолылар зур булмаган, 200 урынга исәпләнгән клубны бик озак көткәннәр. Авыл халкы 15 ел клубсыз яшәгән икән. Дөрес, авыл җирлеге Советында әйтүләренчә, халык мәдәни программасыз тормаган үзе. Бинасы булмаса да штат нигезендә клуб мөдире, методист һәм башка белгечләр мәдәни чараларны оештырып, халыкның күңелен күреп торырга тырышканнар. Бәйрәмнәр мәктәп бинасында үткәрелгән, әле бервакыт авыл Советы бинасы да клуб ролен үтәп алган икән. Заманында алар клубник нигезендә салып караган булганнар, әмма средстволар җитмәү сәбәпле эшне туктатканнар. Авыл яшьләрнең урамда йөрүе яхшы күренеш түгел әлбәттә. Шуңа да җирлек советы җитәкчесенә төрле инстанцияләргә таптарга туры килгән. Узган ел район җитәкчелеге республика програмасы ярдәмендә Якушкинода мәдәният учагы була дигәч, авылның яше-карты сөенгән. Төзелеп килүче яңа үзәккә фельдшерлык - акушерлык пункты, авыл җирлеге советын да күчерегә ниятләп торалар якушкинолылар.
- Авылда яшьләр бик күп һәм алар әле активлар да , - ди авыл җирлеге Советы башлыгы Хасибулла Хәмидуллин. - Шуңа клуб проблемасы безне күптән борчый иде.
"Перспектива" җәмгыяте төзелеш эшләренә быелның февраль аенда тотынган. Клубта тәрәзәләр куелган, бинаның эчке ягындагы стеналар штукатурланган, хәзер сәхнә урынын ясау белән мәшгульләр. Төзүчеләр эчке эшләр белән паралель рәвештә түбә ябу эшенә дә тотынганнар.
- Материал да, эшчеләр дә җитәрлек, - диләр "Перспектива" җәмгыятендә объектны срогында тапшырырга ышандырып.
Эшләр шундый темта барса, 30 август Республика көнен Якушкинолылар яңа бинада билгеләп үтәргә җыена.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев