Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Ветеринария берләшмәсенә машина кайтты

7 февраль көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан тантаналы шартларда махсус автомобиль ачкычлары алучылар арасында Нурлат районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Василий Лысов та бар иде.

- Әлеге махсус машина-дезинфекцияләү җайланмасы терлекчелек биналарын, ачык мәйданчыклар һәм башка авыл хуҗалыгы объектларын дезинфекцияләү өчен хезмәт итә. Безнең берләшмәдә мондый машина искергән иде инде, шуңа да һәрчак проблемалар килеп чыга торды. Яңача җиһазланган заманча машина исә теләсә нинди эшкә курыкмыйча алынырга мөмкинлек бирәчәк, - диде ул.
Республикада терлекчелеккә игътибар арта бара һәм бу шартларда ветеринария хезмәтенә дә аерым роль бирелә. Һәм ветеринария табибларын автотранспорт белән тәэмин итү әлеге юнәлештә башкарыла торган чараларның берсе булып тора.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина Нурлат ветеринарлары

2
X