Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Якты Күлдә помидорларны үстерергә умарта кортлары ярдәм итә

    Рәфыйк һәм Румия Фәйзуллиннарга үз теплицаларында яхшы һәм экологик чиста уңыш алырга шөпшәләр һәм умарта кортлары ярдәм итә.

    Фәйзуллиннарның гаилә теплицасында беренче генә булуыбыз түгел. Моннан берничә ел элек, әле эшли генә башлаган вакытларында булырга туры килгән иде үзләрендә. Ул чагында ук иртә яздан өлгергән кыярларына, җәй башыннан кызарып утырган помидорларына карап, хәйран калган идек. Бу юлы исә Фәйзуллиннарның яңа үзгәрешләренә карап сөендек - бар күңелең биреп эшләгәндә, яшелчә үстереп тә уңышка ирешеп була икән бит. Әнә, Фәйзуллиннарның бәрәңге бакчасында быел икенче, шулай ук 3 сутыйлы яңа теплица барлыкка килгән.
    - Помидор белән кыярны үстерү өчен төрле шартлар кирәк, - ди гаиләдә "баш бакчачы" вазифасын үтәүче Рәфыйк Фәйзуллин. - Кыярлар яхшы үссен өчен 30 градус җылылык кирәк, ә помидорларга 20 градус бик яхшы. Шуңа да помидорлар өчен аерым теплица төзү турында хыялланган идек. Менә быел Ходайга тапшырып, эшне башладык һәм иртә яздан помидор үсентеләре алып кайтып утыртырга өлгердек.
    Яңа теплица бик килешкән помидорларга. Рәт-рәт булып тезелеп киткән яшелчәләрнең һәркайсы 2шәр метрдан биегрәк булып үскән. Араларыннан йөргәндә, үзеңне агач-куаклар арасыннан баргандай хис итәсең. Ботакларының аскы ягыннан өлгереп менүче кызыл помидорлары барыннан да күбрәк шаккатыра - алар шоп-шома, ялтырап торалар, уенчыклар диярсең.
    - Кайчагында үзем дә теплицага чыккач хәйран калып сокланып торам, шөкер итәм, - ди хуҗа үрелеп төшкән помидор тәлгәшләрен күрсәтә-күрсәтә.
    Кызыгырлык та, уңган бакчачыларның участокларында помидорлар җимешләнеп кенә килә бит әле. Аннан соң зарарлы яңгырлар явып, фитофтороз зыян салмас дип тә берәү дә гарантия бирә алмый. Ә биредә эре-эре помидорлар тигез итеп, һич тә каралмыйча пешеп ята. Уңышның беренче партиясен әле 20 апрельдә үк авыз иткәннәр. Ә помидорлары арасында хәтта берсе-берсе яртышар килограммнан артып киткәннәре дә бар. Кешеләр аларны күргәч, мондый помидорлар безнең Нурлат якларында үсмидер, дип ышанмый да торалар, ди.
    Рәфыйк Фәйзуллиннан помидор үстерү серләре белән уртаклашуын сорыйбыз. Ә ул безне теплица буйлап ияртеп китә.
    - Әнә теге түшәмгә элеп куелган тартманы күрәсезме, - ди ул елмаеп. - Шөпшәләр оясы ул. Самара өлкәсе, Гали авылында шулай ук помидор үстерү белән шөгыльләнүче танышларым киңәш иткәч, сатып алып кайтып куйган идем, шөкер итеп туя алмыйм. Һава торышы нинди булуга карамастан, помидор чәчәкләрен серкәләндереп торалар. Уңышы да күбрәк, сыйфатлырак та.
    Баксаң, теплицаларда уңышны арттыру өчен шөпшәләр тоту бакчачылыкта күптәннән файдаланыла икән инде. Алар үзләрен умарта кортларына караганда тынычрак тоталар һәм форточкалар ачык торганда да еракка очып китмиләр икән. Хәер, хуҗаларны аптырашта калдырган бер вакыйга булган үзе.
    - Бер көнне теплицадан барлык шөпшәләребез юкка чыкты. Аптырап танышларыма шалтыраткан идем. Кайгырма, якында гынадыр, - диләр. - Баксаң, үзебезнең кыяр теплицасына күченгәннәр икән. Озак та үтмәде, кире кайттылар.
    Серкәләндерү өчен умарта кортлары да тоталар Фәйзуллиннар. Алма бакчасының уртасында өч ояда мәш килгән умарта кортлары янәшәдәге кыяр теплицасын аеруча үз итәләр булып чыкты.
    Быел теплицада тагы бер уңайлылык булдырганнар - су сибү өчен лейка тотып йөрисе түгел хәзер, рәт аралары буйлап сузылган шланглар ярдәмендә суны тамчылап сибәләр. Моның өчен су сибүнең тулы бер катлаулы системасы булдырылган. Кондырчадан суыртылган су башта зур бакка җыела, аннан һәр рәткә шланглар буйлап тарала. Яши-яши өйрәнәсең, диюләре шул күрәсең. Әнә, элегрәк 3әр метрлы булып үсеп китә торган помидорларны ныгытып бәйләүнең төрле юлын эзләп караган булганнар. Баксаң, сере гади икән - җепне бары помидорны утыртканда оясына, туфрак астына гына күмеп калдырырга кирәк.
    Уңышның яхшы булуының тагы бер сере - аның тиресле, ашламалар кушылмаган чын туфракта үсүендә, диләр Фәйзуллиннар.
    - Бернинди химия кушмыйча үстерәбез, - диләр . - Ел саен җире суласын өчен теплицаның өске ягын ачык калдырабыз. Болай эшләгәндә җир табигатьтәге барлык кирәкле процессларны үтә. Без бары тик экологик чиста яшелчәләр генә үстерәбез.
    Фәйзуллиннар - дини гаилә, аның барлык йолаларын үтәп яшиләр һәм барлык башлангычларында да Ходайның ярдәме зур дип саныйлар. Әлбәттә, эш башлаганда дәүләт ярдәме - шәхси хуҗалыкны үстерүгә дип алынган авыл хуҗалыгы кредитының да ярдәмен тойганнар. Әмма яшелчә үстереп, мул уңыш алу өчен никадәр йокысыз төннәр үткәрүләре, иртәдән кичкә кадәр бөтен гаиләләре белән тырыш хезмәт куюларын да яшермиләр. Һәр уңышның нигезендә тырыш хезмәт, тәвәккәллек һәм үсешкә омтылыш ята бит. Әнә шулай, нурлатлылар элегрәк бакча үстерү серләренә өйрәнү өчен Самара өлкәсенең Гали авылына чыккан булсалар, хәзер ерак йөрисе юк - Якты Күлгә килеп тә күп нәрсәгә өйрәнеп була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: