16 май 2015 яңалыклары
-
Нурлатның ветераннар Советының эше республикакүләм бәя алды
2014нче ел нәтиҗәләре буенча, Нурлатның ветераннар Советы Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән республика конкурсының икенче этабында 3нче урынга лаек дип табылды. Әлеге бәйге республиканың ветераннар оешмалары арасында методик-оештыру эшләрен иң яхшы алып баручыларны билгеләүне максат итә.
-
Бикуле авыл җирлеге Советы иншалар бәйгесенә йомгак ясады
Бикуле авылы җирлеге башлыгы Рияз Садыйков март аенда тумышыбелән шул авылдан булган якташыбыз, полковник Идеал ага Галәветдинов һәм ветераннар белән үткәрелгән очрашу вакытында укучылар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иншалар бәйгесе игълан иткән иде.
-
Нурлатта Сабантуй көнне 7 пар никахлашачак
6 июнь көнне нурлатлылар Сабантуйда бәйрәм итсә, аерым гаиләләр өчен ул икеләтә истәлекле булачак.