Әни,туган як һәм табигатькә мәхәббәт темасы кичә шәһәребезнең коррекцион -интернат мәктәбендә дә яңгырады. "Илһам биргән нурлы ягым" дип аталган шигырьле-җырлы бу кичә "Нурлы" як иҗади берләшмәсе вәкилләре белән очрашу да иде. Рус милләтеннән булган балалар саф татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Кичәнең тамашачылары-районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары булды.