Бөтен авыл зәм-зәм суы эчте. Узган атнада хаҗ сәфәрен кылучыларның соңгылары районыбызга кайтты. Кычытканлы авылыннан гына да быел унга якын мөселман кардәшләребез изге хаҗ сәфәре кылды. Аларны бергә җыеп, кунакка алу- авыл мәдәният йортында уздырылган иң матур чара булды. Авылдашларына бәйрәмне журналист, мөселман календарен нәшер итүче Фәния Хуҗахмәт оештырды.