Мәктәп, балалар бакчалы авыл бәхетле.
Салдакай авылында балалар бакчасы моннан 13 ел элек ябыла.Үткән җәйдә мәктәп бинасына иганәчеләр, ата-аналар,киләчәк буын язмышына битараф булмаган авыл халкы тырышлыгы белән кыска вакыт өчендә ремонт ясалды. Хәзер монда 25 сабый бакчага йөрсә, беренче сыйныфта 18 бала белем ала.