Нурлат районында җыеннар башланды
Бүгеннән районда җыеннар башланды. Иң беренче очрашулар Чулпан, Биляр-Озеро, Гәйтән авыл җирлекләрендә үтте. Җыеннарда район башлыгы Равил Кузюров, районның җаваплы службалары, оешма-предприятияләре җитәкчеләре катнашты.