Атнаның беренче көненнән Нурлат районында традицион җыеннар башланып китте
Алдагы еллардан аермалы буларак, быел район җитәкчелегенең гражданнар белән очрашулары авылларда һәм шәһәрдә бер көннәрдә барачак - көндез халык алдында авыл җирлекләре башлыклары хисап тотса, эш көненнән соң шәһәр халкы төрле служба вәкилләренә сорауларын бирә ала.