Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

9нчы мәктәп укучылары тәгълим үзәгенә экскурсия ясадылар

Шул көннәрдә шәһәрнең 9нчы мәктәбенең татар төркемендә шөгыльләнүче укучылар туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлия Галләмова җитәкчелегендә Әхмәдзәки Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә булып кайттылар.

Алар быел ачылган тәгълим үзәге, аның уку бүлмәләре белән таныштылар, район имам-мөхтәсибенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Земфира Мортазина башлангычында дини тәрбия темасына сөйләштеләр. Аралашу чәй өстәле янында дәвам итте.

– Балалар – безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр. Баланың шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били, – дип фикерләре белән уртаклашты Гөлия Галләмова.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X