Акцияләр дәвам итә
ЮХИДИ линиясе буенча көзге каникуллар алдыннан башланган "Пешеходный переход" һәм "Автокресло - детям" акцияләре декабрь аена кадәр дәвам итәчәк.
Агымдагы елның 10 ае эчендә генә дә район юлларында балалар өчен махсус автокәнәфисез йөргән 562 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш, 57 машина йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәүдә гаепләнә. 560 җәяүлегә тиешле булмаган урында юл аша чыккан өчен штраф түләргә туры килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев