Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Алдынгыларга район башлыгы бүләкләре тапшырыла

Бу көннәрдә Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Сингатуллина район басуларында булып, кыр батырларын тәбрикләде.

Атна башында ул "Сөләйманов" КФХсы басуларында булып район гына түгел, республика буенча да иң алдынгы нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчылар-Владимир Никитин, Әнәс Сәлаховны район башлыгы Наил Шарапов исеменнән котлап, 5әр мең сумлык сертификатлар тапшырды. Әлеге хуҗалыкта игеннәрнең 60лап проценты суктырылган инде, тагын 5 мең гектарда сабан бодаен җыеп аласы бар икән әле. Шуңа да хуҗалык комбайнчылары көнне-төнгә ялгап эшлиләр.
Владимир Никитин соңгы елларда алдынгылыкны бирмәскә тырыша. Узган ел хуҗалык буенча икенче урынга чыкса, аннан алдагы елда беренче булган. Тыйнак комбайнчы үзе уңышлары белән мактанырга яратмый.
- Әлеге җаваплы чорда иң мөһиме - уңышны югалтуларсыз җыеп алу. Көннәр матур торганда һәр минутны файдаланасы иде, - ди ул. Бала вакыттан техника белән мавыккан Владимир Анатольевичка комбайннарның, тракторларның төрлесен иярләргә туры килгән. Шуңа да ул заманча техниканы мактап туя алмый. "Хәзерге техника белән нәтиҗәле эшләмичә дә булмый. Бөтен шартлар бар. Бары иренмәскә генә", - диләр алар беравыздан ярдәмчесе Михаил Дегтер белән.
Чәчү, урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң, В.Никитин кышын МТЗ-1221 тракторы руле артына утыра. Комплекста терлекләргә азык ташый ул. Ә эштән бушаган арада гаиләсе-кызлары һәм тормыш иптәше Люба янына ашыга. "Өйдә көтеп алучы кешеләрең булганда җырлап эшлисең аны", - ди Владимир үзе.
Кыр батырларын тәбрикләүләр дәвам итә. Бүген "Тулпар-Агро" җәмгыяте комбайнчыларына да район башлыгы Н.Шараповның котлаулары ирештерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Сљлђйманов Ђ.И." хуќалыгы "ТулпарАгро" ОООсы МТЗ1221