Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Алексеевск районында “Сакчыл производство” программасы буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте

Кичә Алексеевск районының "Алга" хуҗалыгы базасында "Сакчыл производство" программасын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда район башлыгы Наил Шарапов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре катнашты.

Семинарның гамәли өлешендә катнашучылар хуҗалыкта терлекчелектә җитештерү процессына сакчыл якын килеп эшләүнең мисаллары белән танышканнар. Биредәге стеналары преесланган салам, ә түшәме поликарбонат белән җылытылган балалату бүлеге күпләрдә кызыксыну уяткан, мондый бинада җылылык һәм электр энергиясенә чыгымнар күпкә кимрәк була икән. Пленар өлештә сүз нигездә җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру хакында барган, шунда ук 2012нче елга нәтиҗәләр дә ясалган. Нурлат районы бу зонада савым көтүенең продуктивлыгы буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән район буларак аталган - 5579 кг. Шулай ук мөгезле эре терлек санын арттыру ягыннан да яхшылар арасында билгеләп үтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат районы Терлекчелек Наил Шарапов Алексеевск