Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Алмаз Миргаязов: “Элвин Грей һәм Фирдүс Тямаевның “Китап” радиосына чыгарырлык җырлары әлегә юк”
“Китап”ка чыгу өчен якташыбызга милли, татарча җыр калыбына туры килерлек җыр башкарырга кирәк.
“Китап” радиосы эфирында яңгырый торган көйләр һәм шигырьләрне нинди критерийлар буенча сайлыйлар? Радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов һәм әдәби бүлек мөхәррире Гөлинә Шәйхи район журналистлары белән матбугат конференциясендә шул һәм башка кызыклы сорауларга аңлатма бирде.
Озак еллар “Татар радиосы”нда эшләп, аны бөтен дөньяга таныткан Алмаз Миргаязов фикеренчә, “Китап” радиосында яңгырый торган җырлар моңлы, пентатоникалы, кыскасы, милли яңгырашлы булырга тиеш. Шуңа да радиода башка татар радиоларында еш ишетелә торган популяр җырчылар Фирдүс Тямаев белән Элвин Грейның җырларын яңгыратырга әзер түгелләр.
“Элвин Грейлар элек тә булды, хәзер дә бар. Мин коммерцияле радиоларда беренче көн генә эшләмим. Алар киләләр һәм китәләр дә. Ләкин татар генофондын, татар милли музыкасының нигезен тәшкил иткән моң, пентатоника җыр калыбы гомер-гомергә калачак. Фирдүс Тямаев бик яхшы автор-башкаручы, әмма аның форматы әлегә “Китап” радиосына туры килми. Әгәр берәр моңлы, традицион татар әсәрен яздырып бирә икән, без аны рәхәтләнеп куячакбыз”, - диде Алмаз Миргаязов.
Алмаз Таһирович фикеренчә, радионың төп миссиясе – 10, 15, 25 ел элек халык арасында популярлык казанган, хит, шлягер булган җырларны да кабаттан халык арасына чыгару һәм аларның үрнәгендә яңа музыкаль материал тудыру.
“Китап” радиосына шигырьләрне сайлап алуда да билгеле бер кагыйдәләргә таянып эш итәләр.
“Шигырьнең иң беренче чиратта мәгънәсе, рифмасы булырга тиеш. Безнең радиода теләсә кайсы шагыйрь үзенең шигырен яңгырата ала. Безгә авторлар шигъри әсәрләрен үзләре дә юллый, алар белән үзебез дә хәбәргә чыгабыз”, – дип төп кагыйдәләрне атады Гөлинә Шәйхи, районнардагы шагыйрьләрне дә үзләре белән хезмәттәшлеккә чакырып. Спикерлар фикеренчә, иң матур, иң сыйфатлы әсәрләр халык арасыннан чыга.
Шунысын да әйтик, “Китап”та Нурлат районы шагыйрәләренең дә иҗат җимешләре яңгырый инде. Газетабызның элеккеге мөхәррире, Фирдүс Тямаевның күпчелек җырлары авторы Сәкинә Хәйруллинаның шигырьләрен бүген “Китап” аша бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез тыңлый.
Гомумән, моннан бер еллап элек кенә сөйли башлаган “Китап” радиосының бүгенге көндә Россиядә, Төркиядә, Украинада, Европаның төрле илләрендә тыңлаучылары күп.
Ә сез “Китап”ны тыңлыйсызмы? Юк икән, смартфоннарыгызга радионың мобиль кушымтасын йөкләп алыгыз һәм рәхәтләнеп “Китап” һәм милли көйләр тыңлап хозурланыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев