Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Аудитория зыялы һәм сыйфатлы булырга тиеш

- ди “Китап” милли радиосы концепция авторы, баш мөхәррире Алмаз Миргаязов республика журналистлары белән “он-лайн” режимда уздырган матбугат конференциясендә. Шулай ук биредә тапшырулар мөхәррире Гөлинә Шәйхи дә катнашты.

Матбугат конференциясе бик җанлы әңгәмәгә корылган, мәгълүматка бай булды.Шунысы кызыклы, язма рәвештә биргән сорауларны санап караганда, аларның саны 70гә якын.Бу татар журналистларының радио турында мәгълүматлы буласы һәм аларны кызыксындырган сораулар күп булуы турында сөйли. Ә онлайн бирелгәннәрен санаганда, мөгаен, аларның саны барысы бергә 90 лап җыелгандыр. Димәк, радио халык арасында популярлык казана бара.

- Журналистлар биргән нинди сорауга җавап бирәсегез килми?

- Барлык сорауларга да рәхәтләнеп җавап бирәм.

Шулай да, баш мөхәррирнең андый ике соравы бар икән бит.

Ә җаваплар арасында күңелгә “май булып ятышлылары” бик күп.Милләтебезнең киләчәге, бүгенге яшьләрдә халкыбызның элеккеге җырларына  мәхәббәт тәрбияләү, зәвыклы һәм сыйфатлы аудитория булдыру.Болар хакында баш мөхәррир төпле итеп дәлилләп сөйләде.

- Тәҗрибә буенча иң матур, сыйфатлы, күңелгә үтеп керә торган җырлар, шигырьләр, чәчмә әсәрләр халык арасыннан чыга-ди Алмаз Миргаязов.

“Китап”та бары тик милли моңнар яңгырый. Ике сәгать саен халык җырларын ишетергә була. Форма” һәм “неформат” төшенчәсе исә.

- Форма-миллилек, пентатоника. Колак ишетергә күнеккән мотивлар-ди Алмаз Таһир улы.

Хәзер күңел, йөрәк әнә шундый җырларга “сусый” шул. Колакның да шундый җырларны гына “ишетәсе” килә.Радионың аудиториясе киңәя бара. Бүгенге көндә аның Төркия, Украина, Америкада, Башкортстанда тыңлаучылары бар.

- Радионы күбрәк кеше тыңларлык итеп ясау.Эз калдыру өчен.

- Аудиториягә килгәндә күбрәк хатын-кызлар  тыңлый икән шул. “Эх ир-егетләр дә күбрәк булсын иде”-дигән теләктә калдым әле. Хатын-кыз болай да нечкә күңелле.Ә монда күңел кылын тибрәтерлек җырлар, шигырьләр яңгырый. Киләчәге өметле “Китап”ның.

- Милли материал җитәрлек. Миллилек принципларына туры килерлек җырлар, әсәрләр яңгырату.

Оптимист булу тыңлаучының да кәефен күтәрә.Бу урында тагын бер кат  радионы оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә.Минем фикеренче, татар дөньясында Алмаз Миргаязов кебек талантлы журналистларыбыз булганда калачак әле ул эзләр. “Татарстан радиосы”, “Дулкын”, “Курай” , “Татар радиосы”  һәм “Китап” радиосын оештырган шәхеснең әйтер сүзе берәгәйле һәм ныкълы.

Тагын ни ошады-дисезме?

“Иң акыллы, мәгънәле сорау бирүчеләр арасында хезмәттәшем Гөлназ Хәсәншина соравы булды. Ул  бик оптимист караш белән сорау биргән. Ә без “Нурлат –информ”лылар киләчәктә, бәлки, “Китап” милли радиосының тыңлаучылары гына түгел, ә чәчмә әсәрләрне укучылар да булырбыз әле. Алмаз Миргаязов “фатихасын” бирде бит.

- Мишәр акценты белән рәхәтләнеп укырга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапрадиосы