Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Авылларны су белән тәэмин итү программасына Татарстан 5,1 миллиард сум акча тоткан+[ВИДЕО]

2018 елда әлеге программаны финанслауга 650 миллион сум бүленә.

Соңгы 8 елда "Авылларда су белән тәэмин итү" программасын тормышка ашыруга Татарстан 5,1 миллиард сум тоткан.
Әлеге программа республикада 2010 елдан тормышка ашырыла башлаган иде. Аның кысаларында, суүткәргечләр, су башнялары һәм артезиан су чыгару скважиналары төзелә һәм төзекләндерелә.
2017 елда бу максатларга 660 миллион сум акча бүленде. Нәтиҗәдә, 38 су башнясы, 44 скважина һәм 250 чакрым суүткәргеч челтәре төзелде һәм төзекләндерелде.
Быел авыл җирлегендә су белән тәэмин ителешне яхшырту эшләренә 650 миллион сум тоту каралган. Бу акчаларга 231 чакрым суүткәргеч челтәре, 39 су башнясы һәм 36 артезиан су скважинасы төзеләчәк һәм ремонтланачак.
tatar-inform.tatar/news/2018/02/02/156303/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев