Авыл хуҗалыгы продукциясеннән алынган керем мамыклыларга гаилә бюджетын тулыландырырга ярдәм итә
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату халыкның гаилә бюджетын тулыландыруга ярдәм итә.
Мамык авыл җирлегендәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, ә аларның саны – 475, 370 мөгезле эре терлек, шул исәптән 106 сыер, 239 кәҗә һәм сарык, 1905 баш кош-корт асрала. Узган ел авыл халкы 3 млн сумга якын сөт, 4 млн сумга якын ит сатып, өстәмә керем алган. Бу җәһәттән Нурлат һәм Казан шәһәрләрендә оештырыла торган ярминкәләрнең файдасы да зур. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков сүзләренә караганда, халык авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә теләп катнаша. Алар арасында Гөлсирә Абдрахимова һәм Елена Таиркина аеруча актив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев