Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Авыл яши әле дисеннәр”

... Нариман авылында яшәүче Ринат ага Закиров шулай ди.Кышын салада бары аның тәрәзәсендә генә ут кабына.

Ринат Замир улы Закировка 71 яшь. 40 елга якын Казан шәһәрендә төрле урыннарда эшләгән. Әти-әнисе исән чагында авылга кайтып булышып торган.Лаеклы ялга чыгу белән туган авылына бөтенләй кайтып төпләнгән.

-Мичемә утын ягам.Урман эчендә торабыз бит . Капка төбенә чыктың исә коры утын-дип шаярта Ринат абый. Үзем чаңгыда йөрергә яратам.Әниемнең сандыгы бар.Шунда азык-төлек тутырып куям.Үземә җитәрлек бәрәңге чәчәм.Умарта тотучы дусларым бар.Алар килеп кайчагында азык-төлек китерәләр. Җирлек  башлыгы Равил Хисамов -безнең авыл егете.Телефоннан ни кирәген һәрвакыт сорашып тора.

Өлкән яшьтә булса да, шаяртып сөйләшергә ярата Ринат абый.Оптимист, авыл өчен янып-көеп яшәүчеләрдән.

-Ә нигә китмисез? Кышын кыен бит.

-Авылны ташлап ничек китәсең. Беләсеңме, сеңелем, әти-әни кабере монда.Биредә балачагым үтте.Яшьлек елларым Нариман белән бәйле.Телефоным тынып тормый.Авылның бөтен кешесе миңа шалтырата.

-Алар бит...

-Әйе, бөтенесе дә башка шәһәрләрдә яшиләр.Минем телефон номерым бөтен авылдашымда бар.Йорт-җир төзек торамы?-диеп сорашалар.Барып кайтам, карыйм, каралты-кура ныкъ тора.Шалтыратып тынычландырам үзләрен.

-Димәк, сез, авылның караучысы..

Ринат абый: (көлә) караучысы һәм каравылчысы.

Нариман поселогы Иске Әлмәт авыл җирлегенә керә. Аңа нигез 1926нчы елда салынган.Колбай Мораса авылыннан берничә гаилә монда күченеп килгән һәм төпләнеп калган. Бүгенге көндә 15 йорт исәпләнә. Май башыннан ук 10нан артык хуҗалыкта җанлылык башлана.Иртә язда бакчага яшелчә утыртырга, тирә-якны җыештырырга кайталар.Авыл гадәти тормыш белән бәрәңге алганчыга кадәр, ягъни көзге эшләр тәмамланганчы яши.

-Нариманлылар белән быел  үзара салым акчасын бер кешедән 4 мең сум акча җыярга диеп килештек. Моңа дәүләттән дә өстәләчәк.Узган  елгы акчага зиратны чистарттык, авыл эчендә үскән карт агачларны кисеп юлларны тәртипкә китердек,-ди Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов. Алга таба да үзара салым акчасын шул юнәлештә максатчан тотачакбыз.

Нариман авылында Бөек Ватан сугышында фидакарь батырлыклар кылган авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерделәр. Обелиск шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче авылдашлары Рифкать Фәрдиев ярдәме белән төзелде. Идеясы -Рәфис Шәрәфиевныкы. Авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов, төзүчеләр Виталий Константинов һәм Нияз Кәримов,һәр эштә теләп булышучы Радик Мифтахов  җиң сызганып эшләделәр.Авыл халкы хәзер 9нчы май-Җиңү бәйрәмен үз авылларында үткәрә.

-Быелгы үзара салым акчасына авылдагы икенче күлне чистартып, буа ясарга ниятлибез-ди авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов.

                  

Нариман авылы табигатьнең бик матур почмагына урман эчендә урнашкан. Кечкенә авылның иң зур проблемасы су, газ, юл булмау. Салада  кибет тә юк. Яңа һәм Иске Әлмәттән читтә булганлыктан кышын “Буран” техникасы белән генә кереп йөрергә була.

-Без районның кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе белән сөйләшеп маршрут картасына Нариман авылын да кертәчәкбез-ди район башлыгы урынбасары Линар Мәнапов.

Бу инде нариманлыларга күчмә кибет килеп, аларны кирәк-ярак белән тәэмин итәчәк, халык ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк- дигән сүз. Ә су, газ, юл мәсъәләсенә килгәндә Нариман кебек кечкенә авыллар өчен бу мәсъәләне чишү катлаулырак.

- “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы авылда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга нигезләнгән. Бу газлаштыру, су белән тәэмин ителеш, элемтә чараларын яхшырту. Шуңа да халыктан җыелган үзара салым акчасына проектлар төзеп була. Авыл җирлекләрендә  үткәрелгән җыеннарда шул хакта  аңлатырга тырышабыз.Халыктан җыелган бер сумга дәүләттән 4 сум өстәлә. Бергәләп тотынгач проблеманы чишеп була-ди район башлыгы урынбасары Линар Мәнапов.

Нурлат районында бүгенге көндә 26 авыл җирлеге, аларның составында 80нән артык  торак пункт исәпләнә. Районда җирләр алып, дәүләт программаларында катнашып, күп  терлек асраучы 67 фермер хуҗалыклары бар. 6 кооператив исәпләнә. “Агростартап” грантын алып эшләүче авыл “миллионерлары”ның да эшләрен үрнәк итеп куярлык.

Шул ук вакытта авылларның өлкәнәеп баруы уйланырга мәҗбүр итә. Нурлат районында да юкка чыккан авыллар бар. Сәбәпләр төрле. Нариман авылында да  кышын бер генә йортта ут кабына.

-Бетермим Нариманны.Сәламәтлегем булганда саклыйм әле,-ди  Ринат Замир улы Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев