Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Җайсыз хәлгә калмыйк

ТРда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең утырышы узган шимбәдә ТР Министрлар Кабинетында үтте.

Көн тәртибендәге иң төп мәсьәлә Дәүләт Думасына сайлаулар көнендә энергетик һәм транспорт иминлеген тәэмин итү иде. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов тиешле чаралар күрергә кирәк, диде, карны да, җилне дә әзерлектә торып каршылау зарурлыгын билгеләп үтте. 2010 елда һава торышы көйсезлеге аркасында килеп чыккан хәлне искә төшерде. Сүз дизель генераторларына да кагылды. "Төзекләндерү биш" ОООсының участок начальнигы Олег Сурков әйтүенчә, сайлаулар алдыннан эш көчәйтелгән режимда алып барылган икән. "Кар чыгару һәм юлларны чистарту даими алып барылса да, сайлауларга 3-4 көн кала без көчләрне тагы да активлаштырдык. Ә шимбә, 3 декабрьдә контроль чистарту үткәрдек. 5-6 көн эчендә 1120 тонна кар чыгардык, көненә 130лап чакрым юл чистартып тордык, 12 берәмлек техника җәлеп ителгән иде, - диде ул.
Җәмгыятьтә эш ике сменада оештырылган икән. Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә җәмгыять хезмәткәрләре 70 чакрымлап юлны кардан чистартканнар. Асылда "КамАЗ"лар, грейдерлар, төягечләр һәм башка техника җәлеп ителгән.
Нурлат район электр челтәрләре дә көтелмәгән хәлләргә әзер торган. Предприя-тие җитәкчесе Иван Николаев әйтүенчә, бу чорда өстәмә кизү бригадалары оештырганнар, аларга аерым участоклар беркетелгән, генераторы белән машина да әзерлектә торган. Ә бер генераторны районның территориаль сайлау комиссиясенә куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев