Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Балетмейстерны уза алмадылар

Казан ипподромында 21нче һәм 22нче чабыш көннәре Нурлат аргамакларына ярыйсы ук уңышлы килеп чыкты.

Мисал өчен, 21нче чабыш көнендә җитмешләр ат көч сынашты. Монда "Maiden" призына җиденче чабышта Ф.С.Сибагатуллин исемендәге Нурлат ат заводының Мэринай җирән биясе 1400 метрлы дистанциядә икенче килде, шул ук ат заводының Дамирхан туры айгыры алтынчы булды. "Чикләүче приз" ("Ограничительный приз") узышында "Ягуар" спорт клубының Чарли Уистл туры айгыры III урын алуга иреште. 22нче чабыш көнендә стартка Россиянең төрле төбәкләреннән сиксәннән артык аргамак басты. Монда "Казанская верста" призына узышта "Ягуар" спорт клубының Саденли Курс туры айгыры икенче килде. Ә шул ук спорт клубының Балетмейстер җирән айгыры "ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призы"на 2400 метрлы дистанциядә баш килеп, төп бүләккә ия булды. "Ягуар"ның тагы бер чабышкысы - Голден Каскад туры айгыры "Тимерхан" спорт клубы хөрмәтенә приз" узышында өченче булып килде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан ипподромы Нурлат ат заводы