Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бер сыерга - 14,3 литр

Бүгенге көндә район буенча бер сыердан тәүлегенә уртача 14,3 литр сөт савыла. Бу республикадагы уртача күрсәткечкә туры килә.

- Бүгенге көнгә район хуҗалыкларында тулай савым 99 тонна тәшкил итә, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илгизәр Әбдрахимов. - Иң күп сөт "Сөләйманов Ә.И" КФХсында җитештерелә - 23 тонна. "Южная" агрофирмасында бу сан азга гына түбәнрәк - 22, 5 тонна. Ә менә бер сыерга иң югары тәүлеклек уртача савым - "ИРС" хуҗалыгында. Биредә бер сыердан 18,7 литр сөт савыла.
Район хуҗалыкларында савым сыерларның баш санын арттыру өстендә дә эшлиләр. Ел башында хуҗалыкларда барлыгы 6338 сыер асралса, хәзер аларның баш саны 6949га җиткән. Ел башында район башлыгы Наил Шарапов район хуҗалыклары алдына куйган мөгезле эре терлекләрнең баш санын 2010нчы ел азагындагы күрсәткечкә (22300) җиткерергә дигән бурычны да үтәү максат ителә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Южная" ОООсы "Сљлђйманов Ђ.И." хуќалыгы "ИРС"

2
X