Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Беренче чирканчык

Шул көннәрдә "Форпост" мәктәп отрядларының активистлар командасы республика интеллектуаль уенында катнашып кайтты.

"Фаворит" дип исемләнгән әлеге уен Яр Чаллыда уздырылды һәм быелгысы җиденче иде. Нурлат "Форпосты" командасының анда беренче генә катнашуы әле. Шуңа да карамастан, Л.Семенова, А.Яруллина, Д.Сафиуллин, А.Кучумова, Л.Дәүләтшинадан торган команда уңышлы чыгыш ясаган, һәм аларга грамоталар тапшырылган. "Фаворит" уеннарында быел 24 команда катнашты. Студентлар отрядлары да бар иде. Безгә спорт, сәламәт яшәү рәвеше, акча, гаилә мәсьәләләренә кагылышлы сораулар бирелде. Беренче тапкыр өчен нәтиҗәләр уңышлы булды", - ди "Форпост"ның яшьләр белән эшләү буенча белгече Л.Синцова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев