Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат сабыйларының беренче уңышлары

    Нурлаттагы "Әкият" балалар бакчасының 2нче кече төркеменә йөрүче Сәминә Фәхретдинова, Полина Салахова һәм Аделя Райманова Бөтенроссия иҗат марафонында призлы урыннарны яуладылар.

    Сәминә "Рәсем" номинациясендә I, Полина белән Аделя II урын алганнар.
    - Һәр баланың үз таланты, - ди 29 ел гомерен "Әкият" балалар бакчасында тәрбияче һөнәренә багышлаган Светлана Никонорова. - Сәләтне үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Балалар иҗаты конкурслары, төрле түгәрәкләр, иҗади берләшмәләр, секцияләр аларга үз-үзләрен күрсәтү өчен бер дигән мөмкинлек. Кызларга нибары 4 яшь кенә булса да сәләтләре әллә кайдан күренеп тора. Полина конкурска тал ботагы ясаса, Аделя яз тамчысын сурәтләде, ә Сәминә язның беренче чәчәкләре белән катнашты. Кызлар рәхәтләнеп гуашь, төрле буяулар белән эшли беләләр.
    I урын иясе Сәминә мөстәкыйль да бала икән. Рәсем ясау, пластилиннан әвәләү белән мавыга, биергә, җырларга ярата. Педагоглар әйтүенчә, әлегә аңа җыр белән шөгыльләнергә иртәрәк икән әле. Быел ул беренче тапкыр чаңгыга баскан.
    Бу әле кызларның беренче уңышлары гына. Алга таба алар үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карамакчы булалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: