Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

БЕРЕНЧЕЛӘР бүләк алды

Михаил һәм Ксения Куликовларның туй көне гаилә елъязмасында лаеклы урын алачак: яңа елда районыбызда никахларын теркәгән беренче пар буларак, алар ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесенә ия булдылар.

Мендельсон маршы, иң бәхетле мизгелләрен кичерүче яшь парларның сөенечле “Әйе” сүзләре, балдаклар алмашу... Узган җомгада Нурлат шәһәренең купшы Никахлашу сараенда оештырылган тантана беркадәр башка сценарий буенча барды: Куликовлар тормышындагы шатлыклы вакыйганы уртаклашырга, күпсанлы туганнары һәм дусларыннан тыш, мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Гаиләнең беренче документы – никах теркәү турындагы таныклыкны һәм Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесен яшьләргә район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов тапшырды.
– Гаиләгез республикабыз кебек нык һәм тату булсын, – дигән теләген җиткерде ул аларга.
Алты ел очрашып йөргәннән соң, мөнәсәбәтләрен теркәргә карар иткән Михаил һәм Ксения өчен әлеге вакыйга көтелмәгән шатлык белән билгеләнгән. “Бу безнең өчен зур горурлык, балаларыбыз, оныкларыбызга гаиләбезнең тарихи ядкәре булачак”, – диделәр алар тәэсирләрен уртаклашып.
Бу көн быел районыбызда беренче булып дөньяга килгән нәни Валериянең әти-әнисе Дарья һәм Никита Леваковлар хәтеренә дә шатлыклы вакыйга булып кереп калачак. Нурлат район үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортында алар тантаналы шартларда Ильяс Әхмәтҗанов һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиевтан котлаулар һәм бүләкләр белән бергә, Татарстанның юбилей билгесен дә алдылар.
– ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгеләре һәм медальләре республика оешуына һәм үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә ел дәвамында биреләчәк. Алар арасында нурлатлылар бик күп булыр дип өметләнәбез, – диде Ильяс Әхмәтҗанов бу уңайдан. Быел никахларын теркәгән беренче парлар һәм дөньяга килгән беренче балаларга шундый билгеләр бөтен республика буенча тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев