Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бергәләп алынсак кына

Киләсе сишәмбедән районда санитар-экологик икеайлык старт ала. Ул май азагына кадәр дәвам итәчәк. Ике ай дәвамында шәһәрдә нинди эшләр башкарылачак? Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Зәйдуллиннан сораштык.

- Иң элек шәһәрне участокларга бүлеп, оешма-предприятиеләргә беркеттек. Һәр коллективның икеайлык барышында өмәләр оештырып, шәһәрне чистартуга үз өлешләрен кертүләрен сорыйбыз. Аннан санкцияләнмәгән каты көнкүреш калдыклары урыннарын ачыклау һәм аларны бетерү буенча эшне дәвам итәчәкбез. Урам баганаларын буяу, зиратларны чистарту, аншлаглар, реклама щитларын яңарту күздә тотыла. Икеайлык барышында йорт яны, сәүдә нокталары, парклар территория-ләрен җыештыру буенча шимбә-якшәмбе өмәләре оештырылачак, чүп контейнерларын, бункерларны норматив торышка китерү буенча эшләр планлаштырылган.
- Бу чорда рейдлар үткәрү күздә тотыламы?
- Һичшиксез, муниципаль инспекторлар белән берлектә рейдлар оештырылачак. Кагыйдә бозучыларга карата беркетмәләр төзелеп, алар карау өчен район башкарма комитетының административ комиссиясенә юлланачак.
- Штрафлар күләме зурмы?
- Кагыйдә бозган гражданнарга 2-3 мең сум. Вазифаи затларга 15-30 мең сум. Юридик затларга 200000 - 500000 сум. Ел дәвамында әлеге затлар тагын бер кат "Нурлат шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләре"н бозалар икән, бу очракта штраф санкцияләре тагын да арта.
- Территорияләрне тәртипкә китерү белән генә эшләр бетәме?
- Юк, бу чорда бина фасадларын тәртипләү, күпкатлы йортлар алдындагы бакча коймаларын сүтү, үзлектән төзелгән хуҗалык корылмалары, гаражларны алдыру буенча да эшләр башкарылачак. Чөнки болар шәһәребезнең йөзен бозып тора. Икеайлык чорында шәһәрлеләр дә актив булырлар дип ышанабыз. Шәһәребезнең матурлыгы иң элек аның чисталыгына бәйле бит.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Икеайлык барышында шәһәр башкарма комитеты кайнар линия ача. Кагыйдә бозу очраклары булганда, 2-06-97 телефоны буенча хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат