Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бездә халыкның уяулыгы гамәлдә сынала

17 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр террорчылыктан сакланышны тикшерү максатыннан районда өйрәнүләр уза. Бу чорда районда өйрәнү диверсантлары эшләячәк.

- Өйрәнүләр вакытында 20 - 40 яшьләрдәге ир-атлар халыктан яшәп торыр өчен фатир, арендага машина сорап торырга, хезмәт мигрантлары исеме астында вакытлыча эшкә урнашырга килергә мөмкин. Аларның даруханәләрдән зур күләмдә препаратлар сатып алуы, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләренә кызыксынуларын арттырулары ихтимал. Алай гына да түгел, фоторәсемнәргә төшерүләре мөмкин. Мондый очраклар булганда, халык паникага бирелмәсен иде. Бу бары - өйрәнүләр, халыкның террорчылыкка каршы торырга әзерлек дәрәҗәсен тикшерүләр. Шикле затлар турында мәгълүматлар булганда, кичекмәстән ОВДның кизү телефонына шалтыратырга кирәк, - ди полиция начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Лилия Абзалова.
Халык мондый өйрәнүләр, гомумән, террорчылык турында ни уйлый?
Фаиз Низаметдинов, полиция начальнигының җәмәгать иминлеге буенча урынбасары:
- Мондый өйрәнүләр - үзенә күрә саклану чарасы бит ул. Соңгы арада террорга кагылышлы хәл, гомумән, илдә тыныч түгел. Мондый ситуациягә халык әзер булырга тиеш. Мисал эзләп ерак барасы юк, узган ел андый очрак үзебездә үк теркәлде. Халыкның уяулыгын тикшерү бер дә начар түгел. Бу көннәрдә полиция да көчәйтелгән режимда эшли. ЮХИДИ постларында автомашиналарны тәүлек әйләнәсе "энә күзеннән" үткәрәләр.
Павел Приходько, эшмәкәр:
- Шикле пакет күрсәм, мин аңа игътибар итәм, һәм шунда ук тиешле службаларга шалтыратам. Мондый уку - өйрәнүләрне бик кирәк дип саныйм.
Зәмзәмия Хаҗиморатова, пенсионер:
- Дөресен генә әйткәндә, мондый хәл белән очрашырга туры килгәне юк. Язмасын да. Өйрәнүләр генә булса ярар, һәлакәтләр булмасын. Арабызда кемнәр генә юк. Сакланганны саклармын дигән гыйбарә бар бит.
Владимир Ерепов, 125нче янгын часте начальнигы урынбасары:
- Районда өйрәнүләр барганлыгы турында ишеткәнем юк. Ә менә террорчылыкка каршы торырга әзерлек мәсьәләсенә килгәндә, укулар, өйрәнүләр бездә ел буена даими алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев