Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бүген 67 нурлатлыга юбилей медальләрен тапшырдылар

Районда Җиңүнең 70 еллыгына хөрмәтенә юбилей медальләре тапшыру тантаналары дәвам итә. Бүгеге көнгә 400дән артык кешегә олы бүләк тапшырлган инде.

Бүген әлеге бүләкне тагын 67 кешегә тапшырдылар. Бу көнне шәһәрнең 9нчы урта мәктәбендә узган чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары Салих ага Мирзагалимов һәм Самат ага Хәкимов белән бергә бер төркем тыл хезмәтчәннәре дә килгән иде. 93 яшьләрен тутырган ике ветеран да мондый юбилей медальләрен беренче тапкыр гына алмый, әмма 70 еллыкка чыгарылган бүләкне алганда алар каушауларын яшермәделәр.
Чарада ветераннарга район җитәкчелегенең котлау-теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов, 9нчы мәктәп директоры Гаяз Таҗиев җиткерделәр. Ә сәхнәдә бу көнне сугыш темасына яңгыраган җырлар аларны янә хатирәләргә алып кайтты.
Атнада дәвында мондый чаралар тимер юлчылар һәм нефтьчеләр микрорайоннарында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат