Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Бүген гомумшәһәр планеркасында яңа билгеләнгән җитәкчеләрне тәкъдим иттеләр

    Дүшәмбе көнне гомумшәһәр планеркасын район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова үткәрде. Сөйләшүне район советы аппараты җитәкчесе Александр Токарев алдагы планерка беркетмәсенә кертелгән сорауларның үтәлешен яктыртудан башлады, бүгенгә балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча эшне көчәйтәсе барлыгына басым ясады.

    Планеркада Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Рушания Шакирова идарә эшчәнлегенең төп юнәлешләрен яктыртты, пенсия белән тәэмин итүдәге соңгы үзгәрешләр белән таныштырды, пенсия фондына бурычлылар белән эшләү тәҗрибәсен җиткерде. РФ ФНСының 12нче районара инспекциясе начальнигы урынбасары Евгений Суслов инспекция эшчәнлегенә бәйләп салым законындагы яңалыклар белән таныштырды.Ул салымнарны вакытында түләүнең әһәмиятен ассызыклады, физик затлар өчен милек салымын түләүгә уведомлениеләр җибәрелә башлау һәм бу мәсьәләдәге проблемалар турында да хәбәр итте.
    Флюра Ногманова яңа билгеләнгән җитәкчеләрне дә тәкъдим итте. Район мәгариф идарәсе начальнигы итеп моңарчы коррекцияләүче интернат мәктәп директоры булып эшләгән Линар Нурислам улы Манәпов, әлеге мәктәп директоры итеп моңарчы анда директор урынбасары вазифасын башкарган Ольга Владимировна Бурнашевская билгеләнгән. БТИның 5нче районара филиалы директоры булып Светлана Рафиковна Борзова эшләячәк."Төзекләндерү биш" җитәкчесе вазифасына Минабетдинов Рамил Минсәлим улы билгеләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: