Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Бүген Нурлатка яшьләр хуҗа

    Бүген, 27 июньдә Нурлатта Бөтенроссия яшьләр көненә багышланган бәйрәм программасы иртәнге сәгать 10да шәһәр паркында старт алды.

    Чарада катнашкан яшьләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль -мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин, "Бердәм Россия"нең "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ленар Әһлиуллин сәламләделәр.
    Бәйрәмгә стартны җиңел атлетика, пневматик ату ярышлары бирде. Аннан 17.00 сәгатьтә яшьләр "Көндезге дозор уенына" керешәчәкләр. 4 этаптан торган уенны "Яшь гвардия"нең җирле бүлеге "Форпост" хәрби-патриотик клубы белән берлектә оештыра. Җиңүче командаларны бүләкләү чарасы да паркта узачак. Кичке сәгать 6да шикәрчеләр бистәсендәге стадионында шикәр заводы һәм АТП-2 командалары арасындагы футбол буенча ярыш та яшьләр көненә багышланачак. Сәгать кичке 7дә бәйрәм концерты. Анда Рэп-башкаручылар:
    Артем Михеев, ЮZА, Катя Flash, Олег Макаров, Сергей Васильев, Тимур Минибаев, Виталий Булатов, Илья Юшков, Битбоксерлар: Роман Мордвин, Артур Әхмәтсафин, Дмитрий Лукьянов концерт программасы белән чыгыш ясаячаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: