Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Өлкәннәр декадасы башланды

Буген бөтен дөньяда Халыкара олылар көне билгеләп үтелә.

Нурлатта Өлкәннәр ункөнлеге бүген шәһәр Мәдәният сараенда бәйрәм концерты белән ачыла. Ункөнлек чорында районда бик күп чаралар, шул исәптән хәйрия акцияләре дә оештырылачак. 1-2 октябрьдә шәһәр чәчтарашханәләрендә һәм мунчаларында түләүсез хезмәтләр күрсәтеләчәк. 1-10 октябрьдә "Гармония" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге патронатта торучылар өчен "Җылы тәрәзәләр" , "Өйдә мунча" акцияләре үткәрә. 1-10 октябрьдә район үзәк хастаханәсендә чираттан тыш медицина тикшеренүләре оештырылачак. Моннан тыш, табиблар бригадасы авылларда да эшләргә планлаштыра. 1, 2, 7, 8, 9, 10 октябрьдә Картлар һәм өлкәннәр интернат-йортында "Ветеран" хоры катнашында бәйрәм концерты, сәламәтлек темасына әңгәмәләр, шахмат-шашка турниры узачак, биредә яшәүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырылачак. 1-10 октябрьдә район мәгариф учреждениеләрендә дә бәйрәм концертлары, "Минем әбием һәм бабам" дигән темага рәсемнәр конкурсы, сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, фотокүргәзмәләр оештырылачак, өлкәннәргә кул эшләреннән бүләкләр ясалачак. Бу чорда "Ветеран" хоры авыл клубларына һәм мәдәният йортларына концерт программасы белән чыгарга да планлаштыра. Өлкәннәргә кинофильмнар күрсәтеләчәк. Нурлат шәһәре һәм Кама аръягы тарихы төбәк музеенда экскурсияләр оештырылачак. Үзәк китапханә системасы өлкәннәр
өчен ял кичәләре, китап күргәзмәләре, Пенсия фонды идарәсе "РФда халыкка социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" дигән темага түгәрәк өстәл оештырачак.
Ункөнлек барышында социаль хезмәт һәм халыкка дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча "кайнар линия" эшләячәк.
Сорауларны 2-06-55, 2-92-09, 2-06-56 телефоннары аша юлларга мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат