Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Биккол мәдәният йортында 80нче еллар дискотекасы үткән

Авыл мәдәният йортында Гашыйклар көне уңаеннан оештырылган чарада 25 гаилә пары катнашкан.

- Чараны 80нче еллар дискотекасы дип исемләвебез юкка түгел, чөнки бу көнне 18дән 50 яшькә кадәрге 52 гаилә парын чакырган идек, - ди мәдәният йорты директоры Зөлфия Закирова. - Чарага кадәр авыл кибетләрендә махсус тартмалар урнаштырган идек. Бу бездә инде традициягә әверелде, быел котлау хатлары салучылар тагы да күп иде, хәтта безнең аша бүләкләр тапшыручылар да булды. Ә чарага 80нче елларны чагылдырган киемнәр күргәзмәсе оештырдык. Соңрак катнашучылар аларны киеп конкурсларда да катнаштылар әле. Бергәләшеп мәхәббәт турында сөйләштек, шигырьләр, җырлар башкардык, шул еллар көйләренә дискотека үткәрдек.
Соңыннан исә мондый чараларны ешрак үткәрергә дип тә килешкәннәр. Күргәзмәне тулыландырырга теләүчеләр дә бар икән әле, димәк, 80нче елларны чагылдырган тематика дәвамлы булырга охшаган.
Бу вакытта исә мәдәният йортының спорт залында авыл егетләре 23 февральгә планлаштырылган волейбол ярышларына әзерләнгән. Узган елда ачылган яңа мәдәният йорты әнә шулай авыл тормышына җанлылык керткән. Әнә, бу көннәрдә спорт залы кичләрен шау-гөр килеп тора, авыл яшьләре белән беррәттән олырак яшьтәгеләр дә биредә спорт белән рәхәтләнеп шөгыльләнәләр икән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Бикулово

2
X