Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Әбунәче көне

Бу көнне һәр әбунәчегә бүләкләр тапшырылды, үзәк почтамтта чәй өстәле дә оештырылган иде. Ә әбунәчеләр арасында "Дуслык" ("Дружба", "Туслах") район газетасы иң популяр басмаларның берсе булды.

Үзәк почта бүлекчәсендә иң беренчеләрдән булып районкага безнең даими укучыбыз Екатерина Якунина язылды.
- Үземә дә, киявемә дә яздырдым, - ди ул, - тиздән аның юбилее, ә районка - бәйрәмгә менә дигән бүләк ул.
Пенсионерка Галия Мөхәммәдьярова һәм авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәре Тәлгать Мөхәммәтшин да "Дуслык"ка язылырга килгәннәр икән.
- Мондый көннәрдә активрак язылалар, - ди Нурлат районара почта бүлегенең әбунә буенча инженеры Минзилә Шәяхмәтова. - Төрле акцияләрне аеруча өлкән буын көтеп ала, мондый чараларда рәхәтләнеп аралашу да, төрле басмаларны сайлау мөмкинлеге дә бар бит.
Иртәдән "постка" баскан хат ташучылар Надежда Мандрейкина һәм Зоя Гусева теләүчеләргә үзләрен кызыксындырган басмаларны сайларга булыштылар.
Бу көнне почта бүлекчәләреннән беркем дә буш кул белән китмәде, киләсе Әбунәче көне декабрьгә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев